Файдалы киңәшләр
7 сентябрь 2025, 10:10

Алма белән апельсиннан повидло

Бик тәмле килеп чыга, ди уңган хуҗабикә Миләүшә Гыйльманова.

Алма белән апельсиннан повидлоАлма белән апельсиннан повидло
Алма белән апельсиннан повидло

Кирәк булачак: 

3 кило алма 

2 апельсин 

2 кило шикәр комы 

Әзерләү: 

1. Алма белэн апельсинны турап, иттарткычтан аркылы чыгарабыз. 

2. Шуңа шикәр комы салып болгатып, кайнатырга куябыз. 

3. Кайнап чыкканнан соң, 10-15 минут кайнатып сүндереп куябыз. 

4. Аннары стерильләштерелгән банкаларга, кайнар килеш тутырабыз. 

Бу повидлоны пирог, паштет өчен куллануга да бик яхшы. Чәй белән дә бик тәмле.

Алма белән апельсиннан повидло
Алма белән апельсиннан повидло
Автор:
Читайте нас