Файдалы киңәшләр
6 сентябрь 2025, 02:00

Фатир шартларында яшелчәләрне саклау серләре

Авылларыбызда бакча нигъмәтләренең уңыш мулыгы чоры. Тик яллардан соң шәһәргә килгәч, фатир шартларында аларны ничек озаграк бозмыйча сакларга соң?

Фатир шартларында яшелчәләрне саклау серләреФатир шартларында яшелчәләрне саклау серләре
Фатир шартларында яшелчәләрне саклау серләре

Баз булмаса да, яшелчәләрне саклау өчен уңайлы урыннарны фатирда ук табарга була. Менә берничә тикшерелгән ысул:

Ташкабак һәм кабакларны «диван-книжка» астында сакларга мөмкин. Яшел помидорларны да шунда салырга була. Шунысы мөһим: яшелчәләрне газеталар белән бүләргә һәм караңгыда тотарга кирәк — шулай итеп алар озаграк сакланачак.

Кишер һәм чөгендер нуль температурада яхшы саклана. Аларны, ком сибеп, тартмаларда саклагыз. Берсен-берсе өстенә өймәгез.

Кәбестә махсус контейнерларда (термотарада) бик яхшы саклана. Һәр кәбестәне азык-төлек тасмасына төрергә кирәк.

Сарымсак 16-18 градуслы коры урынны үз итәр. Аны тартмага салып, салкын дивар янындагы антресольгә куярга мөмкин.

Суган салкынрак температура таләп итә: якынча 8-10 градус. Аның өчен балкон ишеге янындагы тартма ярый. Көчле салкыннарга кадәр аны балконда тотарга мөмкин.

Балкон булган очракта

Пыяла белән тышланган балкон уңышны саклау өчен базны бик яхшы алмаштыра ала. Яшелчәләр каты салкыннарда туңмасын өчен, температураны күзәтергә һәм кирәк булганда бүлмә ишеген ачкаларга гына кирәк.

Саклау өчен тыгыз картон тартмаларны файдаланыгыз. Иң яхшысы – бер тартманы икенчесенә куеп, араларына гәзит яисә опилкалар салу. Тартмаларның төбенә дә газеталар җәеп куярга кирәк.

Җылытылган балконда бәрәңгене чөгендер белән бергә сакларга була, чөнки бәрәңге дымны яратмый, ә чөгендер аны бик яхшы йота. Шулай ук кишер сакланыла торган тартмаларның өстенә ком сибеп, башка яшелчәләрне дә анда салу мөмкин.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: ru.pinterest.com

Фатир шартларында яшелчәләрне саклау серләре
Фатир шартларында яшелчәләрне саклау серләре
Автор:
Читайте нас