+21 °С
Облачно


Кирәк булачак:
Помидор — 2,5 кг
Суган — 250 гр
Яшел алма — 250 гр
Сарымсак — 4,5 тырнак
Барысын бергә үткәрәбез мясорубка аша һәм кайнатырга куябыз.
Салабыз аннары:
250 гр шикәр комы
1 аш калагы тоз
1,5 аш калагы төелгән кара борыч(зәһәре булса шушы җитә, 2 дә салырга була) һәм яңадан кайнатабыз 2 сәгать дәвамында.
Шушында 1 аш калагы 9 процентлы уксус салып, болгатып стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябып куябыз.
Ашларыгыз тәмле һәм бәрәкәтле булсын!
Фото: ru.pinterest.com.