Файдалы киңәшләр
31 август 2025, 02:00

Кайсы балларны умарта кортларына калдыру ярамый?

     Көнбагыштан, рапстан, яфраклардан, чыклы  үләннәрдән һ.б. җыелган балны кышкылыкка калдырылмыйлар.

Кайсы балларны умарта кортларына калдыру ярамый?Кайсы балларны умарта кортларына калдыру ярамый?
Кайсы балларны умарта кортларына калдыру ярамый?

     Нык карайган кәрәзләрне дә алып куялар.Азык запасын тикшереп чыккач, чаршынлы кәрәзләрнең дә булуына игътибар итәргә кирәк. Кортларга һәм язга чыгачак үрчемгә ул да бик кирәк. Ипи –  тормыш һәм яшәү чыганагы.  Моны истән чыгармагыз.

     Ревизия вакытында Инәсез семья булуын белеп калсагыз, үзләре инә ясарлар әле дип, аны кышкылыкка кертеп кую дөрес түгел. Кышкы чорда йомырка салынмагач, бал кортлары Инә үстерәлми. Инәсез гаилә үлеп беткәнче генә тора. Көчсез һәм инәсез семьялар язга кадәр озак яши  алмый. Шуңа күрә дә андый гаиләләрне икенчеләр белән бергә кушалар. Бу эш никадәр тизрәк һәм  сыйфатлырак эшләнсә, шулкадәр әйбәт була. 

   Шушы вакытта  чүпрәк өстеннән калын мендәрләрне алып, мүк яки кындырак тутырылган мендәрләр белән каплыйлар. Ә чүпрәк астыннан кортлар йөреп азык ташырлык итеп чыралар тезәргә иртәрәк дип уйлыйбыз. Чөнки чыраларны бик иртә урнаштырсаң, бал кортлары барыбер кышка кадәр бу чыраларны балавыз яки прополис белән сылап, йөрү юлларын томалый. Шуңа күрә без умарталарны эчкә кертер чакта, соңрак куябыз.

Сентябрь аенда, бигрәк тә азакларында, салкынчарак көннәр дә булу ихтимал. Тычканнар, андый вакытта җылы эзләп, умарта янындагы чүп-чар астында үзләренә оялар коручан. Анда яшәү ошамаса, туенырлык азык табалмаса, умарталар янына килә һәм  уңайлы урынга кереп калырга юл эзли. Умарта эченә кереп ояламасын өчен  леток тишегенә без калай челтәр куябыз. 

Кайвакыт, оя капкачы әйбәтләп ябылмыйча берәр  почмагында ачык калса, ул карак аннан эчкә кереп, мендәр эченә оя ясый да  шунда  кышлый. Ул кортларны кышлау чорында борчымас дип кем әйтә алыр? Шуңа күрә кышлату урыннарына керткәнче ара-тирә капкачны ачып карау, анда  кимерүчеләр кереп калмаганына ышану зыян итмәс. Тикшерергә онытмасаң, кышкы чорда күңелең тынычрак булыр. Көздән кереп калганнарны ишеткәнем бар минем.

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү" китабыннан алынды.

Ренат Моратов фотосы.

Кайсы балларны умарта кортларына калдыру ярамый?
Кайсы балларны умарта кортларына калдыру ярамый?
Автор:
Читайте нас