+21 °С
Болытлы


Кайбер кешеләр аз ашап, актив тормыш рәвеше алып барсалар да ( атнасына 5 тапкыр спорт белән шөгыльләнеп), корсаклары үсүгә зарлана. Моның сәбәбе тиешенчә йокы җитешмәгәнлектән булырга мөмкин.
Әгәр йокы туймаса, организмга энергия җитми башлый, нәтиҗәдә нәкъ менә корсак җиренә энергиянең ашыгыч запасы туплана.
Шуңа күрә гади кагыйдәне истә тотарга кирәк: эчегез җыйнак, буй-сыныгыз матур булсын дисәгез, тәүлегенә 7-8 сәгать йоклагыз.
Чыганак: Сәламәтлек төркеме.