Файдалы киңәшләр
22 август 2025, 20:47

"Кышкы әкият" салаты

Ул бик тә тәмле килеп чыга.

"Кышкы әкият" салаты"Кышкы әкият" салаты
"Кышкы әкият" салаты

2 кг помидор, 2 кг яшь кыяр, 500 г баллы борыч, 200 г сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 200 г шикәр комы, 150 мл үсемлек мае, 80 мл 9 %лы аш серкәсе. 

Помидор, баллы борыч, сарымсакны иттарткыч аша чыгарырга. Шикәр комы, тоз, үсемлек мае, аш серкәсен кушып, кайнау кергәннән соң 10 минут кайнатырга. 

Ул арада кыярны ярымтүгәрәкләп турарга. Помидор массасына кушып, 5 минут кайнатырга. 

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга. Суынганчы калын әйбер белән төреп тотыгыз. 

 

Чыганак: "Бакча".

"Кышкы әкият" салаты
"Кышкы әкият" салаты
Автор:
Читайте нас