Файдалы киңәшләр
22 август 2025, 11:33

Хатын-кызлар өчен яшәрү рецепты

Шалфей - картаю процессын туктатырга сәләтле үсемлекләренең берсе.

Хатын-кызлар өчен яшәрү рецептыХатын-кызлар өчен яшәрү рецепты
Хатын-кызлар өчен яшәрү рецепты

Шалфейда табигый матдәләр - үсемлек гормоннары бар, алар составы буенча хатын-кыз гормоны - эстрогенга бик охшаш. Шуңа күрә шалфей чәен эчү яшьлекне озайта, диләр. Бу үсемлек аша кергән матдәләр организмны көйле эшләргә ярдәм итә, чирләр дә урап уза. 

Шалфей чәен ничек эчәргә?

1 чәй калагы шалфей үләне өстенә бер стакан кайнар су салып, төнәтмә ясыйбыз. Суынгач, эчәбез.

Иртәнге ашка кадәр 30-40 минут кала эчәргә кирәк. Төнәтмәгә бал, лимон кушарга була.

Шулай да, эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз! 

Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас