Файдалы киңәшләр
15 Августа 2025, 16:53

Белеп тор, кирәге чыгар!

Виноградны кран астында яхшылап юып булмый. Шуңа күрә 1 литр суга 1 чәй калагы сода һәм аш серкәсе салып виноградны шул суда 15 минут тотарга кирәк.

Белеп тор, кирәге чыгар!Белеп тор, кирәге чыгар!
Белеп тор, кирәге чыгар!

Виноградны кран астында яхшылап юып булмый. Шуңа күрә 1 литр суга 1 чәй калагы сода һәм аш серкәсе салып виноградны шул суда 15 минут тотарга кирәк. Аннан яхшылап чиста суда чайкатырга. Болай иткәндә виноград нитратлардан һәм токсиннардан чистарыр.

**

Ак носкиларны юар алдыннан 1-2 сәгатькә бор кислотасы эремәсенә салып торыгыз. 10 литр суга 2 аш кашыгы бор кислотасы кушарга кирәк. Аннан гадәттәгечә юарга гына кала. Оешкбашлар ап-ак була.

**

Аш-су бүлмәсендәге тастымалларны 1 сәгатькә аш серкәсе өстәлгән суга салып торыгыз.

**

Джинсы чалбарның төсе чыкмасын өчен, юар алдыннан берничә сәгатькә тозлы суга салып торалар.

**

Шомартылган һәм лакланган мебельдәге тузанны чиста һәм йомшак тукыма яки бәрхәт белән сөртеп алалар. Дымлы чүпрәк лакның ялтыравыгын бетерә.

**

Көзгегә чебен кунмасын өчен, аны чи суган белән ышкыгыз да, коры чүпрәк белән сөртегез.

**

Әгәр чиста тәрәзәләрне керосинлы су белән сөртсәң (3 литр суга бер аш кашыгы исәбеннән) алар ялт итеп торачак.

**

Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяланы киселгән суган белән ышкыгыз, бу буяу тапларын тиз сөртеп алырга ярдәм итә. Яки пыялага суга манылган гәзитләр ябыштырыгыз. Болай эшләгәндә буяу пыялага эләкмәс.

**

Пычрак пыяла графиннар һәм вазаларны аш серкәсенә тоз кушып чистарталар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас