

Лечо өчен кирәк булачак:
1 стакан көнбагыш мае,
1 стакан шикәр комы,
1 стакан (200гр) томат пастасы.
Эш барышы
Барысын да кечкенә кәстрүлгә салып болгатырга һәм сүлпән утта, болгаткалап торып, шикәр эреп беткәнче пешерергә.
Шуннан соң вак итеп туралган ташкабак(2 кило), ярты стакан су, 2 аш кашыгы уксус һәм 2 аш кашыгы тоз өстәргә. Сүлпән генә утта 10 минут тотырга.
Вак итеп туралган суган (1 кг) өстәргә һәм 10 минут плитә өстендә тотырга.
1 кг соломка итеп киселгән татлы борыч өстәргә. Аннары тагы 10 минут пешерәбез. Вак итеп туралган помидор(1 кг) өстәргә. Һәм тагын 20 минут дәвамында сүрән утта тотабыз.
Аннан соң стерильләштерелгән салырга кирәк. Бәләкәй банкаларга салган очракта 1 чәй кашыгы, ә зурларга - 1 аш кашыгы уксус салып ябу мотлак.
Эшнең ахырында банкаларыгызны әйләндерергә һәм бер тәүлеккә җылы урынга төрергә кирәк.
Тәмле булсын, кышкы кичләрдә мул табыннар артында бергәләп сыйланырга язсын!