Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 август 2025, 11:52

Керән тамырыннан тәмләткеч

Рецепт.

Керән тамырыннан тәмләткеч
Керән тамырыннан тәмләткеч

 

Аны ясау өчен
1кг помидор,
200 гр керән тамыры,
200 гр сарымсак,
бер аш кышыгы тоз (консервлар өчен йодсыз тоз) кирәк.

Керән тамырын яхшылап юу да җитә. Чистартырга да мөмкин. Яшелчәләрнең барысын да иттарткычтан үткәрәбез дә, тоз белән яхшылап болгатабыз һәм стериль банкаларга тутырабыз.
Тәмләткечне суыткычта сакларга кирәк. Бозылмасын өчен капкачларга горчица сөртергә, я бераз көнбагыш мае салырга мөмкин.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас