Файдалы киңәшләр
12 август 2025, 08:15

Алмалы альмойшавена

Әгәр шарлотка камыры һәрвакытта да килеп чыкмый икән, бу рецепт сезнең өчен! Испан кабартмасы тиз һәм арзанлы продуктлардан әзерләнә.

Алмалы альмойшавенаАлмалы альмойшавена
Алмалы альмойшавена

Әгәр шарлотка камыры һәрвакытта да килеп чыкмый икән, бу рецепт сезнең өчен! Испан кабартмасы тиз һәм арзанлы продуктлардан әзерләнә.

Кирәк булачак: он-130 г, су-200 мл, үсемлек мае – 100 мл, йомырка - 4 данә, шикәр-40 г, дарчин – 1 ч. К, тоз – 1 чеметем, алма-2 данә.

Барлык ингредиентларны әзерләп куярга. Онны үлчәргә һәм иләргә. Алманы юарга һәм киптерергә. Алмаларның әчесен дә, баллысын да алу яхшырак, шулай тәмлерәк булачак. Татлы алмага, теләсәгез, лимон суы сибеп була. Бу рецептта иссез үсемлек маен куллану яхшырак. Аны өлешчә яки тулысынча атланмай белән алыштырырга да мөмкин. Йомыркаларны эреләрен алырга кирәк.

Шулай итеп, кәстрүлгә су, үсемлек мае һәм бер чеметем тоз салып, кайнатырга. Уттан алып, онны салырга һәм тиз генә болгатырга кирәк.

Камырны коры он калмаганчы яхшылап болгатырга һәм бераз суытырга.

Аннары йомыркаларны берәм-берәм камырга сыта барырга, болгата барырга кирәк.

Пешерү өчен пергамент кәгазе ышанычлы булмаса, аны бераз үсемлек мае белән майлау яхшы булыр. Камырны противеньгә салып, 8-10 мм катламда җәяргә. Моны кулинария шпателе ярдәмендә эшләү яхшырак.

Аерым савытта шикәрне дарчин белән бутарга. Бу катнашманың яртысын камыр өслегенә тигез итеп таратырга. Алманы 3-5 мм өлешләргә турарга,бераз җылытып, камырга салырга. Алмаларга калган шикәр белән дарчин катнашмасы сибәргә.

Альмойшавена җылытылган мичтә 180 градус температурада 30-40 минут дәвамында пешерелә. Ул духовкада күтәреләчәк һәм алтынсуланып торачак.

Пешерү процессында духовканы ачмаска кирәк.

фото: https://menunedeli.ru/

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас