Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 август 2025, 13:51

Айгөл Бариевадан “Анкл Бэнс”лечосы

Танылган сәхнә йолдызы сүзләренә караганда, бик тәмле килеп чыга ул.

Айгөл Бариевадан “Анкл Бэнс”лечосы
Айгөл Бариевадан “Анкл Бэнс”лечосы

1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 200 г томат пастасын бергә кушып, шикәр комы эреп беткәнче сүрән утта кайнатасың. 

Шуннан соң вак кына итеп туралган 2 кг ташкабак, 0,5 стакан су, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз өстисең. 10 минут сүрән утта томалап пешерәсең. Вак итеп туралган 1 кг суган кушып, тагын 10 минут кайнатасың. Саламлап туралган 1 кг баллы борыч өстәп, 10 минут томалап пешерәсең. Вак итеп туралган 1 кг помидор кушасың, 20 минут томалап пешерәсең. 

Бу катнашманы стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Һәр банкага (кечкенә булса, 1 чәй кашыгы, зур банкага — 1 аш кашыгы) аш серкәсе өстисең. Капкач белән ябып, бер тәүлеккә төреп куясың.

Айгөл Бариевадан “Анкл Бэнс”лечосы
Айгөл Бариевадан “Анкл Бэнс”лечосы
Автор:
Читайте нас