Файдалы киңәшләр
8 август 2025, 10:47

Эч катканда күбрәк нәрсәләр ашарга?

Файдалы киңәшләр. 

Эч катканда күбрәк нәрсәләр ашарга?Эч катканда күбрәк нәрсәләр ашарга?
Эч катканда күбрәк нәрсәләр ашарга?

Әлеге проблема белән вакыт -вакыт очрашырга туры килә. Шуңа күрә белеп тору комачау итмәс. Эч катудан булышучы ризыклар:

АЛМА. Алмада клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә.

КАРАҖИМЕШ. Ул табигый эч йомшарту чарасы санала. Шул килеш ашап куйсагыз да яхшы, төнәтеп эчәргә дә була. 2-3 карҗимешне кичтән кайнар су белән төнәтеп куясыз, иртән шуны эчәргә (җимешләрен ашарга). Өрек җимеше дә булыша.

КИВИ. Бу экзотик җимеш – клетчатка чыганагы. Ул ашкайнату трактында хәрәкәт барлыкка китерә.

ҖИТЕН ОРЛЫГЫ. Аны боткаларга, йогуртка, ашларга, коктейльләргә өстәргә, салатка кушарга киңәш ителә. Мин үзем иртән 1 чәй калагы җитен маен эчәм + артыннан 1 чәй калагы бал һәм җылымса су.

ГРУША. Груша клетчаткага, фруктоза һәм сорбитка гаять бай. Шуның белән ул суны эчәкләргә тартып, бушануга ярдәм итә.

КЕФИР. Бу әчкелтем ризыкта эчәклек өчен мөһим булган пробиотиклар бар.Аны кичтән эчеп ятсагыз яхшы. 

Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас