Файдалы киңәшләр
1 август 2025, 07:15

Кайсысы файдалырак?

Диңгезнеке, ал төсле тозмы яисә гадәти аш тозымы?

Кайсысы файдалырак?Кайсысы файдалырак?
Кайсысы файдалырак?

Гадәттә, безгә диңгез тозы файдалырак кебек тоела. Ләкин, бар да без уйлаганча гади түгел икән. "Тозлар бер-берсеннән бик аз дәрәҗәдә аерыла. Диңгез тозында калий һәм магний юк дәрәҗәсендә диярлек. Микронутриентлар теләсәгез, җимеш ашагыз", - дип җавап бирә бу сорауга диетолог Соня Помбо.
Әлеге аш тәмләткечнең кайсыбер төрләре, мәсәлән диңгез тозы яисә ал тоз, табигый һәм ныграк файдалы дигән фикер киң таралган. Минераллар булуы аларның яхшы сыйфаты турында сөйли дигән караш бар.
Эксперт раславынча, тозның кайдан чыгарылуына карамастан, сәламәтлеккә зыяны бар. Кеше тозны тәүлегенә 6 грамм гына ашарга тиеш, аннан артканда кан басымы күтәрелү һәм юлдаш авырулар барлыкка килү куркынычы туа. "Мәгълүматлар безнең тозны 40 процентка күбрәк ашавыбызны күрсәтә", - ди диетолог. Шуңа күрә диетологлар рационда теләсә нинди тозны киметү яклы. Моның өчен алар безгә ризыкны өйдә әзерләргә һәм гадәттә тоз мул салынган ярымфабрикатларны сатып алмаска киңәш итәләр.
Шуңа күрә, кыйммәтлерәге яхшырактыр дип алданмыйк, аның бары маркетинг алым гына булуын онытмыйк.

Фото: vegetarian.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас