

Кура җиләгенең файдалы үзлекләре:
тирләтә;
салкын тигәннән булыша;
температураны төшерә; ????кан тамырларын чистарта;
бәвел кудыра;
матдәләр алмашын тизләтә;
аппетитны яхшырта;
көч кертә;
алкогольдән соң тизрәк айнырга булыша.
Кура тамыры белән борынгы халык имчеләре бронхитны, астманы дәвалаган.
Кура җиләгенең яфракларыннан сыгылган су битне чистарта, эренле бетчәләрне бетерә, язгы җилдән күзнең ялкынсынуын дәваларга ярдәм итә. Яфраклардан әзерләнгән төнәтмә тамак авыртуларын басарга булыша.
Витаминлы чәй әзерләр өчен: 2 аш кашыгы кипкән кура җиләген бер стакан кайнар суда төнәтеп, кайнар килеш көнгә 2-3 стакан күләмендә эчәләр. Салкын тигәнне бетерер өчен кура җиләгеннән ясалган чәйне төнгә каршы эчеп, тирләп ятарга кирәк.
Кура яфракларыннан төнәтмә: 2 аш кашыгы кипкән һәм вакланган яфракны 1 стакан кайнар суда төнәтеп, фарингит яки ангина булганда тамак төбен чайкаталар. Төнәтмә җылы булырга тиеш.
Бит тиресен дәвалар өчен: кура җиләгенең яңа гына өзгән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, суын сөзеп алырга һәм крем хәленә килгәнче вазелин кушарга. Әлеге майны биттәге проблемалы урыннарга сыларга.
Салкын тигәннән кура җиләген юкә чәчәге белән тигез күләмдә алып ясалган төнәтмә файдалы.
Тирләтә торган тагын бер состав: 2 өлеш кура җиләге, 2 өлеш үги ана яфрагы, 1 өлеш зәңгәр мәтрүшкә алына. Аларның башта барысын да ваклап, бергә кушарга кирәк. Соңыннан 2 аш кашыгы катнашма алып, 2 стакан кайнар суда 5 минут кайнаталар. Сөзеп, кайнар килеш эчәләр.
Чыганак: «Сөембикә».