

Дәүләт Думасында сосновский балтырганына (борщевик) каршы көрәш турында закон проекты карала.
Милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча комитет рәисе Сергей Гаврилов якын арада закон кабул ителер дип уйлый. Депутатлар әлеге үсемлек үсеп утырган кишәрлекләрнең хуҗаларына да җаваплылык кертмәкчеләр.
Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин белдергәнчә, балтырган инде күптән Русиянең шактый төбәкләре өчен бәлагә әйләнгән. Борщевик – чүп үләне генә түгел, экологик яктан да куркыныч. Системалы эш башкарырга, булганнарын юк итәргә һәм яңаларын булдырмаска кирәк. Кишәрлек хуҗалары моңа җиңел генә карамасын иде. Көрәшне иртәрәк башлаган саен, нәтиҗәгә ирешү җиңелрәк булачак, – ди депутат.
Закон проекты инде беренче укылышны узган. Ул үз кишәрлегендә балтырган белән көрәшмәүче физик затларга 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен исә 400 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф салуны карый.
Белешмә: Сосновский балтырганы – биеклеге 3-4 метрга җитә торган күпьеллык үсемлек. Июльдән августка кадәр чәчәк ата, җимешләре июльдән сентябрьгә кадәр өлгерә. Бер үсемлек 20 меңнән 100 меңгә кадәр орлык бирә. Ул ел саен яңа территорияләрнең 10-15 процентын басып алырга мөмкин.
Балтырган җир ресурсларының кыйммәтен киметә, әйләнә-тирә мохиткә, кешегә зыян китерә. Үсемлек согындагы фурокумариннар аеруча куркыныч тудыра. Аңа кагылу хәтта химик пешүләр белән чагыштырырлык пешүләргә китерә.
Гүзәл Гаянова.