Файдалы киңәшләр
14 июль 2025, 14:47

Рәхим итегез: “сөю эликсиры”

Сөйгән ярыгызның үзегезгә карата мәхәббәтен арттырасыгыз килсә, аны түбәндәге эчемлек белән сыйлагыз әле, хатын-кызлар.

Рәхим итегез: “сөю эликсиры”Рәхим итегез: “сөю эликсиры”
Рәхим итегез: “сөю эликсиры”

Сөйгән ярыгызның үзегезгә карата мәхәббәтен арттырасыгыз килсә, аны түбәндәге эчемлек белән сыйлагыз әле, хатын-кызлар.

   Бу шифалы эчемлекне эчке бер дәрт белән, чын күңелегезне салып ясасагыз, шифасын күрми калмассыз.

   Киңәш шундый: эликсирны әзерли башлаганда кәефегез күтәренке булсын, башыгызда бер генә кара уй да булмасын.

   Кирәгә: 5 өлгергән абрикос, 2 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы бал, бер стакан коры ак шәраб, кабыксыз кыздырылган 5 урман чиклавеге.

   Абрикосларның төшләрен алып әрчергә һәм чикләвек төше белән изәргә кирәк. Шуннан инде башка компонентларны да кушып, миксерда тугларга һәм суыткычка куярга кирәк. Парлашып эчәр алдыннан селкеп болгатырга онытмагыз.

Фото: povarenok.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас