Файдалы киңәшләр
12 июль 2025, 01:00

Зәмирә Куприяновадан чия кайнатмасы рецепты

Ясамасагыз, ясамый калмагыз!

Зәмирә Куприяновадан чия кайнатмасы рецептыЗәмирә Куприяновадан чия кайнатмасы рецепты
Зәмирә Куприяновадан чия кайнатмасы рецепты

Чиягез булмадымы? Булмаса, сатуда, дуста, күршедә бетмәгән! Моны ясамый калырга ярамый, һичшиксез.
11 стакан чиягә ярты стакан чамасы су салып 10 минут кайнатабыз. Артыгы кирәкми! Аннары шуңа 7 стакан шикәр комы салып, тагын 10 минут кайнату кирәк.
Уттан алып тагын 7 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатабыз. Утка куеп, кайнатып чыгардым һәм сүндерәбез дә, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

Бик тәмле һәм бик ансат эшләнә. Чияләре дә катып китми, йомшак килеш кала. 

Фото: Shutterstock.com.

Зәмирә Куприяновадан чия кайнатмасы рецепты
Зәмирә Куприяновадан чия кайнатмасы рецепты
Автор:
Читайте нас