

Кирәк: 1,6 кг бик үк өлгереп җитмәгән яшел крыжовник (алар катырак булырга тиеш);
1,5 кг шикәр комы;
20 чия яфрагы.
Крыжовникны юарга, «койрыгын» кисәргә, кырыйдан ярып, орлыгыннан арындырырга. Орлыгыннан чистартылган җиләкләрне чия яфраклары белән аралаштырып, тирән кәстрүлгә салырга, 2 стакан су өстәргә һәм 5-6 сәгатькә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Крыжовникны тишекле чүмечкә салып, суын бер кәстрүлгә сөзәргә, һәм шушы ук суга шикәр комы өстәп, кайнап чыкканнан соң 3 минут утта тотарга. Ширбәтне уттан алып, җимешләрне салырга, сак кына болгатып, 3 сәгатькә бер читкә куеп торырга. 3 сәгатьтән соң яңадан утка куеп, кайнап чыкканнан соң 5 минут пешерергә. Аннары утны сүндереп, 5 сәгать тотарга. Тагын 5 минут пешереп, 5 сәгать суытырга. Соңгы тапкыр утка куеп, янә 5 минут пешерәбез дә кайнатманы кайнар килеш чиста банкаларга тутырабыз. Капкачын капламый гына банкада килеш суытканнан соң, пластмасса капкачлар белән томалап, салкынча урында саклыйбыз.
Чама белән 2 литрдан артыграк кайнатма чыга.
Фото: lefood.menu.