Файдалы киңәшләр
5 июль 2025, 08:00

Кавынлы кура җиләге кайнатмасы рецепты

Июль – җиләк-җимеш өлгергән чор.

Кавынлы кура җиләге кайнатмасы рецептыКавынлы кура җиләге кайнатмасы рецепты
Кавынлы кура җиләге кайнатмасы рецепты

800 г кура җиләге; 

1,5 кг кавын (йомшагы гына); 

2 лимон; 

1 лайм (аны да лимон белән алыштырырга була); 

2 кг шикәр комы; 

1 чәй кашыгы ванилинлы шикәр; 

0,5 чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеге (мускатный орех). 

 

Лимон белән лаймны юып, кабыгын вак угычтан уабыз, тирән эчле кәстрүлгә сутын сыгабыз. Лимон һәм лайм сутына 1 стакан шикәр комы, уылган кабыкны салып, болгатабыз, 1 сәгать тотабыз. 1 стакан су һәм калган шикәрне өстәп, утка куябыз. 

Кайнап чыккан ширбәткә ваграк кисәкләргә бүленгән кавын йомшагын салып, 5 минут кайнатабыз. Аннары кура җиләген кушабыз. Тагын 5 минут кайнатып, уттан алабыз. 

4-5 сәгатьтән соң, кайнатманы кабат утка утыртып, кайнап чыккканнан соң 15 минут утта тотабыз. Иң ахырдан гына ванилин белән мөшкәт чикләвеген кушабыз. 

Суынганнан соң, банкаларга тутырып, пластмасса капкачлар белән каплыйбыз, салкын урында саклыйбыз. 

 

Фото: 

Кавынлы кура җиләге кайнатмасы рецепты
Кавынлы кура җиләге кайнатмасы рецепты
Автор:
Читайте нас