Файдалы киңәшләр
4 июль 2025, 04:00

Җәйнең кызган чоры: Җиләк-җимеш сайлау серләре

Базарга чыксаң да, урамнан гына үтсәң дә җиләк-җимеш белән сәүдә итүче иптәшләр ифрат күп. Әллә нинди төрлеләрне генә сатмыйлар! Аласы да, җәй тәмен тоеп сыйланасы да килә шул. Тик шулай да, кайбер кагыйдәләрне үтәү — иминлекнең нигезе булыр ул.

Җәйнең кызган чоры: Җиләк-җимеш сайлау серләреҖәйнең кызган чоры: Җиләк-җимеш сайлау серләре
Җәйнең кызган чоры: Җиләк-җимеш сайлау серләре

Яшелчә, җиләк-җимеш продукциясен махсус җиһазланган урыннардан гына – базар, кибет, җәйге палаткалардан сатып алыгыз.

Санитария кагыйдәләре нигезендә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кавын-карбызларны җирдән алып бирү катгый тыела.

Җиләк-җимешне вакытлыча саклау һәм сату өчен махсус аслыклар, киштәләр урнаштырылырга тиеш.

Махсус билгеләнмәгән һәм тиешенчә җиһазланмаган сәүдә урыннарыннан, аеруча автомобиль юллары тирәсендәге урыннардан яшелчә, җиләк-җимеш сатып алмау күпкә хәерлерәк.

Җирле продукцияне сайларга тырышыгыз. Үзебездә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, озын-озак юллар үтү һәм озак саклау кирәк булмаганлыктан, химик юл белән ныклап эшкәртелми. 

Җәй айлары күтәренке кәеф белән үтсен, дуслар!

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Җәйнең кызган чоры: Җиләк-җимеш сайлау серләре
Җәйнең кызган чоры: Җиләк-җимеш сайлау серләре
Җәйнең кызган чоры: Җиләк-җимеш сайлау серләре
Автор:
Читайте нас