

Хәзер башка кешенең картагсына 15 мең сумнан артык акча күчереп булмаячак диләр, шул дөресме?
Резеда, Дуван.
“Соры” акча агымнарына каршы торуга юнәлдерелгән яңа закон аноним акча күчерүләрне чикли, - дип җавап бирә Плеханов исемендәге Русия Икътисад университеты профессоры Наталья Проданова. - Хәзер түләүләр сервислары, электрон кошелек аша һәм банк счетын ачмыйча 15 мең сумнан артык күчереп булмый. Бу лимит 100 меңгә кадәр артсын өчен, гадиләштерелгән идентификация узарга – паспорт мәгълүматларын бирергә туры киләчәк. Әгәр дә 100 мең сумнан артык акча җибәрергә кирәк икән, паспорт, яшәү урыны буенча теркәлү, ИНН һәм күчерү максатын күрсәтү кирәк. Банк карталары өчен кагыйдәләр үзгәрми.
Фото: cardsbanking.ru