Файдалы киңәшләр
26 июнь 2025, 16:05

Укропны кулланасызмы?

Аның  файдалы якларын беләсезме?

Укропны кулланасызмы?Укропны кулланасызмы?
Укропны кулланасызмы?

Яшел укроп-  сәламәтлек өчен аеруча файдалы:

*Витаминнар, минераллар, биологик актив матдәләрдән тора.

*Ашкайнатуны яхшырта: составындагы эфир майлары эчәклекнең эшен яхшырта, спазмнарны бетерә, ә клетчатка эчәклек перистальтикасын стимуллаштыра.

*Тынычландыру эффектына ия: укропны йокысызлык, неврозлар, стресс һәм хроник арыганлык белән көрәшү өчен кулланырга киңәш итәләр.

*Бәвел кудыру эффектына ия, шешенүләрдән булыша.

*Йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый: кан тамырларын киңәйтә һәм кан тамырлары стенкасын ныгыта.

*Иммун функциясенә ярдәм итә:  антиоксидант үзлеккә ия һ.б.

Шуңа күрә укропны кышкылыкка сакларга онытмагыз. Аны суыткычта турап сакларга мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас