Файдалы киңәшләр
21 июнь 2025, 10:11

Каен җиләгеннән бик тәмле була

Каен җиләге җыйдыгызмы, дуслар? Менә сезгә бер рецепт. Каен җиләге кайнатмасы .

Каен җиләгеннән бик тәмле булаКаен җиләгеннән бик тәмле була
Каен җиләгеннән бик тәмле була

Каен җиләге – 500 гр

Шикәр комы – 700 гр

Су – 400 мл

Суны кайнатып чыгарабыз. Аңа каен җиләген салабыз. Кайнап чыккач, 5 минут тотабыз. Шикәр комын кушабыз. Уртача утта, кайный башлагач, тагын 5 минут көтәбез. Уттан алып, кайнатманы суытабыз. Коры банкаларга салкын килеш тутырабыз. Каен җиләге кайнатмасы суынганда әзерләнеп бетә. Җиләкләр дә бөтен килеш кала, хуш исләре дә саклана. Шуңа күрә кайнатманы банкаларга да суынгач кына тутыралар.

Каен җиләгеннән бик тәмле була
Каен җиләгеннән бик тәмле була
Автор:
Читайте нас