Файдалы киңәшләр
20 июнь 2025, 09:36

Юкә чәчәген кайчан җыярга?

Юкә чәчәк ата башлады. Аның файдасы бик күп. 

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Юкә чәчәк ата башлады. Һәрхәлдә, башкала урамнары хуш искә чумды.

Юкә бары тик 10-15 көн генә чәчәк ата, шуңа күрә чәчәкләрне җыярга өлгереп калырга кирәк, диләр тәҗрибәле кешеләр. Юкә чәчәкләрен тулы чәчәк җибәргәндә җыялар. Чәчәкләрен яндагы яфраклары белән бергә өзеп алалар. Аннары, чиста җәймәгә юка гына итеп таратып, һавада күләгәдә яки 25-30 градус температурада киптергечләрдә киптерәләр. Аны артык киптерергә ярамый, чөнки чәчәкләренең коелуы ихтимал. Коры чималны 2 ел сакларга мөмкин, диләр.

Юкә агачының медицина өчен әһәмиятле өлешләре – чәчәк яны яфраклары белән бергә чәчәкләре. Аларда эфир мае, флавоиоидлар, сапониннар, дуплау матдәләре, каротин, аскорбин кислотасы бар. Юкә чәчәген киптереп, чәй кебек төнәтеп эчәләр. 

Юкә чәе нервларны тынычландыра, югары кан басымыннан ярдәм итә, кан тамырларын киңәйтә һәм чистарта. Йөрәк авыруыннан интегүчеләргә дә аның файдасы күп. Ул буыннар сызлавын, невралгия, неврит, ашказаны җәрәхәтен дәвалаганда да өстәмә чара буларак кулланыла. 

Юкә чәчкәсе төнәтмәсен косметологиядә дә киң кулланалар. Юкә чәчәге тән тиресен яшәртә, битнең төсен матурлый. Тән тиресе артык коры, төрле тән авырулары булганда төнәтмә ясап, юыналар. Шулай ук тән тиресе пешкәндә дә юкә чәчәге ярдәм итә ала.

Юкә чәчәге тирләтүче чәйләр составына керә. Аның салкын тигәндә бик яхшы ярдәм итүен күпләр беләдер, мөнаен. Моның өчен 1 стакан кайнаган суга вак итеп туралган 1 аш кашыгы чәчәк исәбеннән төнәтмә ясыйлар. Аны 20 минуттан эчәргә була. Әлеге дозаны икеләтә арттырырга да мөмкин. Шулай ук 2 стакан кайнаган суда 2 аш кашыгы чәчәкне чәй кебек пешереп, сөзәргә һәм төнгә, кайнар килеш, 2-3 стакан эчәргә дә була.

Шулай да, халык медицинасын кулланырдан алда табиб белән киңәшләшү хәерле. Аннары, үләннәргә аллергия булганда юкә чәчәге белән мавыкмаска кирәк. Аны ел дәвамында өзлексез эчү дә тыела, табигый булса да, юкә чәчәгендә бик көчле химик матдәләр бар. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас