

Тик аның нурлары барыбызга да килешми.
Тиренең фототипларына карап, яман шеш куркынычы төрле дәрәҗәдә була. Аксыл тиреле, сипкелле, аксыл яки җирән чәчле һәм ачык төстәге күзле кешеләр өчен кояшта кызыну аеруча зыянлы. Иң яхшысы аларга туры кояш нурлары астында йөрмәскә һәм кояштан саклану өчен мөмкин булган кадәре саклану чаралары кулланырга кирәк.
Кара кучкыл, кара чәчле кешеләр кояш агрессиясен җиңелрәк кичерә, аларның ферментатив активлыгы тирене саклый торган матдәләр бүлеп чыгара.
Әмма аларга бөтенләй куркыныч янамый дип уйлау да зур хата, ди медицина фәннәре кандидаты, академик Б.В. Петровский исемендәге РНЦХның гомуми онкология һәм реконструктив-пластическ хирургия бүлеге мөдире Елена Батухтина.
Яман шеш белән авыру куркынычын, барлык төрләрен дә, кояшта артык күп кызыну китереп чыгара, ди белгеч.