Файдалы киңәшләр
13 июнь 2025, 15:51

Холестеринга каршы файдалы үләннәр

Җимешләр белән дә киметеп була аны.

Холестеринга каршы файдалы үләннәрХолестеринга каршы файдалы үләннәр
Холестеринга каршы файдалы үләннәр

Җимешләр белән дә киметеп була аны.



1. Карлыган.

1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән карлыган салып төнәтегез. Көнгә ике-өч тапкыр 0,5–1 стакан эчегез. 2 стакан суга 2-3 аш кашыгы карлыган яфрагын төнәтеп, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

2. Камырлык чәчәкләрен һәм җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы камырлык чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешен 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерләгез. Көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала, өч тапкыр эчегез.

3. Күрәгә + әстерхан чикләвеге + йөземне иттарткычтан чыгарып, бал кушып ясалган катнашма кандагы тимер күләмен генә арттырып калмый, организмны витаминнар, минералларга да баета, кандагы начар холестеринны да чыгара.

Сорау:

–Ни сәбәпле холестерин нормадан артып китә:
Җавап:
- ялкынсынулар,
- инфекцияләр, артык авырлык
- артык шикәр,
- тәмәке тарту хәмнр куллану һ.б.
- үт куыгы эшчәнлеге бозылса да холестерин арта.

Киңәш! Артык авырлык белән көрәшергә. Дөрес туклануга күчәргә.
Рационга күбрәк клетчатка өстәгез: яшел үләннәр, салат яфрагы, яшелчәләр. Алар артык холестеринны, токсиннарны кудыруда ярдәм итәчәкләр.
Күбрәк хәрәкәтләнергә, көнгә 10000 адым йөрергә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас