Файдалы киңәшләр
12 июнь 2025, 15:53

Туңдырмадан тамакка салкын тияме?

Ничек уйлыйсыз: туңдырманы көн саен ашарга ярыймы?

scientificrussia.ruscientificrussia.ru
scientificrussia.ru

Бу эссе көннәрдә халык кырылып туңдырма сатып алды. Әлеге салкын азыкны балалар аеруча ярата.

Әмма кайсыбер ата-аналар туңдырма ашаганда тамакларына салкын тияр дип борыла. Бу чыннан да шулаймы? Әлеге сорауга медицина фәннәре кандидаты, табиб-оториноларинголог Евгений Тимошенский болай дип җавап биргән:

– Әгәр хроник тонзиллит булса һәм берьюлы күп итеп туңдырма ашасаң, чыннан да, чирләргә була, мәсәлән, ангина белән. Ләкин барысы да кешенең организмына бәйле. Хроник тонзиллитны дәвалап бетереп, организмны салкынга ияләндерсәгез, салкынга бирешми башларга мөмкин, – ди табиб.

Медицина белгечләре әйтүенчә, туңдырма – салкын продукт, аны кулланганда тамакның лайлалы өлешләрендәге кан тамырлары тарая. Бу корылыкка, йөткерү һәм тамак авыртуына китерергә мөмкин.

Туңдырма ашау теләге еш кына иң эссе вакытта туа. Һәм монда урамдагы температураны бәяләү дә мөһим. Никадәр эссерәк булса, туңдырма ашаганнан соң авыру хәвефе шулкадәр югарырак. Чөнки эсседә тамактагы лайлалы тышчалар артык кызган һәм шешенгән була. Артык кызган лайлалы катлам бозлы туңдырма белән бергә тамак авыртуына китерергә ихтимал дип аңлата табибалар.

Туңдырманы килограммлап ашарга кирәкми, ди алар. Авырмас өчен атнага 2-3 тапкыр ашау да җитә. Авырлыгы 100 граммга кадәр булган бер стакан туңдырма – иң яхшысы, дип кисәтә медицина белгечләре.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас