+21 °С
Болытлы


Мендәрсез йоклаганыгыз бармы, дуслар? Баш астына мендәр салмасаң, менә нәрсәгә китерергә мөмкин икән:
- Муен һәм иңбаш мускулларында киеренкелек барлыкка киләчәк - иртән авыртынып уянырга мөмкин.
- Умыртка баганасы күчеп, баш һәм арка авыртуларына китерергә мөмкин.
- Баш түбән ятса, баш миенә кан акрын бара, акрын тарала, иртән баш авыртып уяну да нәкъ шул сәбәпле булырга мөмкин.
Гомумән, мендәр - ул йоклау өчен уңайлы булсын өчен генә түгел, ә сәламәтлек өчен дә бик кирәк.
Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы.