Файдалы киңәшләр
11 июнь 2025, 16:52

Кайнатма кайната башладык!

Моның өчен 1 кг җиләк, 1 кг шикәр комы, 2 г лимон кислотасы гына кирәк.

Кайнатма кайната башладык!Кайнатма кайната башладык!
Кайнатма кайната башладык!

Чистартылган җиләккә 150–200 г шикәр комы салып болгатып, 3 сәгать тотабыз. Аннан соң барлыкка килгән сиропны кәстрүлгә салып утка куябыз. Аңа калган шикәр комын өстәп, эреп беткәнче кайнатабыз. Әзер сиропка җиләкләрне салабыз. Сүрән утта тагын 2 минут кайнатып алабыз да сүндереп, кәстрүлне каплап, 2–3 сәгатькә калдырабыз. Кайнатманы шул рәвешле 3 тапкыр сүрән утта 5 минут кайнатып алырга кирәк. Соңгысында лимон кислотасын өстәп, 10 минут кайнатып алырга һәм стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, каплап куярга кирәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас