Файдалы киңәшләр
11 июнь 2025, 17:06

Эсселекне ничек кичерергә

Эсселекне күпләр авыр кичерә. Бу вакытта төрле хроник чирләр кискенләшергә мөмкин. Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә сакланырга кирәк. Эссе көннәрдә нишләргә ярый һәм ярамый? Тагын бер тапкыр искә төшерик әле.

Эсселекне ничек кичерергәЭсселекне ничек кичерергә
Эсселекне ничек кичерергә

Эсселекне күпләр авыр кичерә. Бу вакытта төрле хроник чирләр кискенләшергә мөмкин. Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә сакланырга кирәк. Эссе көннәрдә нишләргә ярый һәм ярамый? Тагын бер тапкыр искә төшерик әле.*Көннең иң эссе вакытында, ягъни 11дән 17 сәгатькә кадәр кояш астында озак йөрмәскә кирәк. Йөрәк авырулы кешеләргә кояшның активлыгы аеруча югары булганда урамга чыкмау яхшы. Кан басымы югары булганнарга аны үлчәп торырга кирәк.

*Сәламәт кешеләргә дә эсседә авыр физик хезмәт белән озак шөгыльләнмәү мәслихәт.

*Кызу көннәрдә эштә кондиционерлардан файдаланырга мөмкин, ләкин алар микроблар таратмасын өчен даими йогышсызландырылырга тиеш.

* Эшләп торучы вентилятор янында да озак вакыт тормагыз, чөнки эссе тәнгә салкын һава өрдереп, өске сулыш юллары инфекциясен китереп чыгарырга мөмкин.

*Бүлмәне ешрак юеш чүпрәк белән җыештырыгыз.

*Йоклаганда өстегезгә ябып ятмагыз, тәрәзәләрне ачып йоклагыз.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас