Файдалы киңәшләр
11 июнь 2025, 16:11

Чәй янына җиләкле пирог

Кышка кайнатмалар әзерләргә тотынганчы рәхәтләнеп бер ашыйк әле. Һәм чәй янына пироглар пешереп калыйк.

Чәй янына җиләкле пирогЧәй янына җиләкле пирог
Чәй янына җиләкле пирог

Кышка кайнатмалар әзерләргә тотынганчы рәхәтләнеп бер ашыйк әле. Һәм чәй янына пироглар пешереп карыйк.

Моның өчен 300 грамм җиләк, 2 йомырка, 100 грамм сөт, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм май, 250-300 грамм он, бер балкашык чәй содасы һәм кирәгенчә тоз алына.

Тирән савытка йомырка сытып, сөт, шикәр комы, эреткән атланмай, чәй содасы, тоз салып яхшылап туглыйбыз.Аннан он кушабыз. Килеп чыккан камыр каймактан куерак булырга тиеш. Камырга шикәр комы кушылган җиләк салып болгатабыз. Аннары, табаны майлап, әлеге массаны шунда салабыз һәм, өстен тигезләгәч, кызган духовкага куеп, 50-60 минут пешерәбез.

Пешкән пирог өстенә шикәр оны сибеп, табынга бирәбез.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас