Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 июнь 2025, 09:30

Каһвәне дөрес эчегез

Кофены дөрес кулланмау организмда тимер дефицитына китерергә мөмкин, диләр.

Каһвәне дөрес эчегез
Каһвәне дөрес эчегез

Диетолог Роксана Баккер сүзләренчә, ул тән тиресе агару, хәлсезлек, йокы килү, тын кысылу һәм баш әйләнүдә чагыла. 

Мондый халәт организмның эритроцитларны җитәрлек эшләп чыгармауга китерә.

Кофены төшке яки иртәнге аш ашаганда эчсәң, тимер кытлыгын көчәйтергә мөмкин.

«Бу микроэлементның дефицитын булдырмау өчен, кофены ашаганнан соң 30 минут яки күбрәк вакыт узгач эчәргә кирәк», — дип киңәш итә галимнәр. Шулай ук кофены ач карынга эчәргә дә ярамый. Әгәр бу эчемлекне ашаганчы бер сәгать алдан эчсәгез дә, тимер шулай ук начар үзләштерелә.

 

Чыганак: «Саба таңнары».

Каһвәне дөрес эчегез
Каһвәне дөрес эчегез
Автор:
Читайте нас