Файдалы киңәшләр
7 июнь 2025, 04:19

Йогуртлы туңдырма ясап сыйланыйк

Әлеге туңдырмага төрле җиләк-җимешләр кушсаң, бигрәк тә тәмле була!

Йогуртлы туңдырма ясап сыйланыйкЙогуртлы туңдырма ясап сыйланыйк
Йогуртлы туңдырма ясап сыйланыйк

Кирәкле ингредиентлар: 200 г 33% сөт өсте (сливки), 450 г йогурт (бернинди тәмләткечләр кушылмаган), 90 г шикәр оны (пудра), 1 чәй кашыгы ванилин, 200 г повидло (җиләк-җимеш пюресы), 50 г катырылган җиләк-җимеш.

Сөт өстенә шикәр оны һәм ванилин салып, миксер белән күпертергә. Аннары йогурт кушып, кашык белән бутарга. Шуннан соң җиләк-җимеш пюресы өстәргә. Мәсәлән, кибеттә сатыла торган манго пюресын куллану бу туңдырмага экзотик тәм бирәчәк. Ахырдан нинди дә булса катырылган җиләк-җимеш (караҗиләк һ.б.) салып, шулай ук сак кына болгатырга. Әзер массаны берәр зур савытка, кәгазь яки пластик стаканнарга тутырып, бераз туңдыргычта тотарга кирәк.

 

Йогуртлы туңдырма ясап сыйланыйк
Йогуртлы туңдырма ясап сыйланыйк
Автор:
Читайте нас