+21 °С
Болытлы


Кирәк булачак: 1,5 литр минераль су, 3-4 тармак бөтнек, 1 лимон, 100 грамм шикәр комы, боз кирәк.
Мохито ясарга тотынганчы, махсус формаларга су салып туңдыргычка куярга, чөнки боз кирәк булачак. Аннары лимонны 5-6 кисәккә турарга һәм калган ингредиентларны бергә салып кайнатып чыгарырга. Эчемлекнең өстен каплап куярга һәм суынганын көтәргә кирәк. Аннары мохито эчемлеген сөзәргә һәм бокалның яртысыннан артыгы тулырлык итеп салырга. Ә калганына боз өстәргә мөмкин.
Тәмле булсын, дуслар!