

Кибетләрдә сатылган казылыклар, сосискалар сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Табиб-гастроэнтеролог Инна Мазько бер интервьюсында шул турыда сөйләгән.
Табиб продуктка ал төс бирү өчен кулланыла торган нитритларның яман шеш китереп чыгарырга сәләтле булуын әйткән.
Моннан тыш, казылыкта кальций үзләштерү процессын боза һәм остеопороз һәм рахит барлыкка китерә торган фосфатлар бар.
Гастроэнтеролог ашказаны һәм эчәклек авыруларыннан интегүче балаларга һәм олы кешеләргә колбасаны үз рационында кулланмаска киңәш итте.
«Казылыктагы ит күләме бик аз - 40 процентка кадәр генә була. Гадәттә аңа түбән сыйфатлы ит, хайванның эчке органнарын, эшкәртелгән кимерчәкләр һәм башкалар кушылган була. Калганы - соя, крахмал, желатин, азык өстәмәләре, тәм бирүче буялар», — дип аңлатты ул.
Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы.