

Хәлвәнең иң танылганы – көнбагыштан ясалганы. Ул нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы, иммунитетны активлаштыручы Е һәм В төркеме витаминнарына бай.
Табигый хәлвә – чыгартылган орлыкларга бал һәм чикләвекләр өстәп ясала. Әлеге энергия бирүче катнашма алама холестерин күләмен киметә.
Хәлвәдә стрессны җиңәргә ярдәм итүче магний да бар. Хәлвә еш ашаган кеше яткач, тиз йоклап китә ала, йокысы тыныч була.
Алдагы көннәрдә хәлвә ясау серләре белән таныштырырбыз. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз.
Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы.