- Иң башта нарат күркәләрен яхшылап юабыз, урман-яланнан кайткан бөҗәкләрдән чистартабыз.
- Нарат күркәләре кайнатмасы дәвалау максатыннан да кулланыла. Йөткергәндә, сулыш юлларын киңәйтер өчен бик әйбәт әйбер инде бу.
- Интернет киңлекләрендә төрлечә язалар. Күркә күләменнән суны 1-2 сантиметр гына артып торырлык итеп кайнатырга куябыз. Бер 20-25 минут кайнатасы. Бу – аның тәмнәре чыксын, дәва үзлекләре ныклап ачылсын өчен дә яхшы.
- Аннан соң шул суында 10-12 сәгатькә калдырабыз.
- Аннары суны күркәләрдән, алардан купкан әйберләрдән сөзеп алабыз. Һәм 1 литр суга 1 кило шикәр исәбеннән кайнатмабызны кайнатабыз. Ул желе кебек була. Шуннан соң, матурлык һәм тәм өчен, бераз күркәләрне салабыз.
Зөһрә ГАРИФУЛЛИНА рецепты.
Юлай НИЗАЕВ фотосы.