Файдалы киңәшләр
28 Май 2025, 20:10

Рационга дарчин кертүнең 5 төп сәбәбе

Шуларның берсе - алама холестеринны киметә. 

Рационга дарчин кертүнең 5 төп сәбәбеРационга дарчин кертүнең 5 төп сәбәбе
Рационга дарчин кертүнең 5 төп сәбәбе

Дарчин (корица) – марганец, клетчатка, тимер һәм кальций чыганагы булып тора.

Көндәлек рационга ярты чәй калагы дарчин өстәү холестерин дәрәҗәсен төшерә.

Дарчин кандагы шикәр күләмен көйләүгә йогынты ясый, бу диабет белән интегүче кешеләргә аеруча файдалы.

Ул шлакларны, токсиннарны чыгара. 

Бер стакан җылымса суга ярты чәй калагы дарчин, 1 чәй калагы бал бутап, иртәнге аш алдыннан 10 көн дәвамында эчсәгез, ашказаны, эчәклек, бавыр эшчәнлегенең яхшырганын сизәрсез, җиңеллек тоярсыз.

Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас