

Панкреатит ул – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы, аның эшчәнлеге бозылу дигән сүз. Хроник панкреатит – еш очрый торган авыру, гадәттә, 35-50 яшьләрдә барлыкка килә.
Панкреатит баш калкытканда иң беренче чиратта майлы ризык ашаудан тыелырга кирәк.
Панкреатит үзәккә үткәндә ашка, парда пешкән ризыкка өстенлек бирү хәерле. Ә менә артык салкын һәм артык кайнар ризыклар ашаудан исә тыелып торырга киңәш ителә.
Панкреатитны кисәтү өчен баллы, ачы ризык ашаудан, алкогольле эчемлекләр кулланудан тыелырга кирәк.
Таныш булмаган яңа төр ризык ашап тәҗрибәләр ясарга да ярамый. Юкса күбебез, бигрәк тә җәйге ял вакытында, чит илләрдәге ят ризыклардан авыз итеп карарга ашыга.
Панкреатиттан интеккән кеше өчен исә бу бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Табиб билгеләгән даруларны вакытында, тиешле күләмдә эчәргә кирәк. Мондый чирдән интеккән кешеләргә биологик актив матдәләр эчү дә тыела.
Язва, гастрит кебек ашказаны эчәк авыртуларын да вакытында дәвалау зарур. Юкса тора-бара алар да панкреатит пәйда булуга этәргеч ясарга мөмкин.
Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы.