

Иртәнге аштан баш тарту нәрсәсе белән куркыныч?
1. Начар холестерин дәрәҗәсе арта, кан басымы күтәрелергә мөмкин.
2. Симертә. Туклану режимы бозылуы аркасында кеше үзе дә сизмәстән зур күләмдә май, шикәр һәм күп калорияле азыкларга тартыла.
3. Апатия башлана, энергия җитми башлый һәм йокы режимы бозыла.
Иртәнге ашны калдырып, ярты көн үткәч, организмның ризыкка ихтыяҗын тулыландырырга туры килә, ә «тулы ашказаны» белән йоклау зыянлы.
Иртәнге менюда җиләк-җимеш, яшелчә, бөртекле продуктлар, тавык ите һәм балык булырга тиеш. Ә менә кызыл иттән, татлы ризыклардан һәм тозлы ризыклардан баш тарту яхшырак.
Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы.