Файдалы киңәшләр
26 Май 2025, 08:02

Винирлар нәрсә ул?

Тешләргә аның нинди файдасы бар? 

Винирлар нәрсә ул?Винирлар нәрсә ул?
Винирлар нәрсә ул?

Винирлар - тешнең алгы ягын каплар өчен кидерелә торган 0,2мм дан 0,8 мм га кадәр калынлыктагы пластинкалар, ягъни протезлар. Аны, гомумән, матурлык өчен алгы тешләргә генә куялар.

Соңгы чорда тешләрнең бар ягын да каплый торган керамик материал «винирлар-360» модага керде. Тик бу маркетинг өчен генә шулай атала. Чынлыкта ул винирлар түгел, ә коронкалар булып чыга. Винирларны эстетик максатта, ортодонт яки протезист белән киңәшләшеп куела.

Кайсы очракларда куела? 

- теш эмаленең төсе үзгәргәндә (каралу һәм пигментация),

- алгы тешләр кителгән булса,

- теш аралары зур булган очракта,

- пломбаларның төсе үзгәрү кебек тешләрнең эстетик кимчелекләрен яшерү өчен куялар.

Винирлар дефектларны яшерергә мөмкинлек бирә, ләкин аларны бетерми.

Чыганак: Лента. ру

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас