

Томат сутында клетчатка, пектин, бета-каротин, витаминнар төркеме (B1, B2, B5, B6, B9, C, K, H һәм PP), шулай ук күп санлы минераллар: калий, кальций, күкерт, йод һәм башкалар бар.
Помидорның составындагы фолий кислотасы нерв системасын ныгыта, стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Томат сутын йөрәк-кан тамырлары авырулары, гастрит (кислоталылыгы түбәнрәк), шулай ук аз канлылык булган кешеләргә эчәргә киңәш ителә.
Эчемлек бөерләр эшчәнлеген һәм организмда матдәләр алмашынуы процессларын көйли. Ул токсиннардан котылырга ярдәм итә.
Кыскасы, помидор суты - табигый антиоксидант, ул организмны картаюдан: тән тиресе кибүдән, җыерчыклар чыгудан саклый. Клетчатка иммунитетны ныгытырга ярдәм итә һәм ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта.
Помидорга аллергия сирәк була, алар "топ-10" аллергенга керми, әмма шулай да аллергия белән интегүче кешеләргә томат сутын саклык белән кулланырга киңәш ителә. Шулай ук бу эчемлек ашказаны җәрәхәте һәм ашказаны сутының кислоталылыгы югары булган кешеләргә дә ярамый.
Чыганак: Лента.ру
Фото: Ясалма интеллект аша эшләнде.