

Белгечләр җәяү йөрүнең файдасы турында әледән-әле яңалыклар ачып тора. Күптән түгел Оксфорд университеты галимнәренең яңа тикшеренүләре дөнья күргән. Галимнәр уртача тизлектә даими рәвештә җәяү йөрүнең яман шеш авыруы куркынычын сизелерлек дәрәҗәдә киметергә булышуын ачыклаган.
Тикшеренүләрдә Бөек Британиядән 85 меңнән артык кеше катнашкан. Аларны 6 ел күзәткәннәр. Ирекмәннәр көненә ничә адым ясалуын күзәтүче фитнес-трекерлар кигәннәр. Анализ кешенең активрак булган саен, яман шеш белән авыру куркынычы шулкадәр түбәнрәк булуын күрсәткән. Көненә 5 мең адым ясаучыларда сизелерлек уңай нәтиҗәләр пәйда булган. Ә көненә 7 мең адым ясаганнарда исә яман шеш белән авыру куркынычы - 11 процентка, 9 мең адым ясаганнарда 16 процентка түбәнрәк булган. Арытаба адымнарны арттыру өстәмә файда китермәгән.
Җәяү йөрү интенсивлыгы, ягъни тизлеге дә, тикшерелгән. Әмма ул физик активлык контекстында зур әһәмияткә ия булмаган. Аеруча ашказаны, бавыр, сидек куыклыгы, эндометрия, үпкәләр, шулай ук баш һәм муен яман шешләре төрләрендә куркынычның азрак булуы ачыкланган. Бу киң таралган яман шешнең төрләрен профилактикалауда физик активлыкның яхшы ысул булуын күрсәткән.
Фото: fotostrana.ru