Файдалы киңәшләр
23 Май 2025, 06:06

Витаминнарны кышкылыкка әзерлибез

Яшел витаминнарны яшь килеш җыеп калырга кирәк.

Витаминнарны кышкылыкка әзерлибезВитаминнарны кышкылыкка әзерлибез
Витаминнарны кышкылыкка әзерлибез

Яшел витаминнарны яшь килеш җыеп калырга кирәк.

 

Аш һәм чәй тәмләткеч яшеллекне яшь килеш җыеп калырга кирәк. Мисал өчен, яшь вакытта җыеп алынган укроп сусылрак та була, "бетләргә" дә өлгерми. Аларны юып киптерергә, яки туңдыргычта катырып куярга була. Катырганы төсен дә үзгәртми, хуш исе дә саклана, бары туңдыргычта урын гына булсын.

 

Аш тәмләткечләре - яшел суган кыягын, укроп, петрушканы юарга һәм суыын саркытып,  турарга кирәк. Аларны аерым савытларга салырга яки ассорти ясап та катырырга була.

 

Кышын туңдыргычтан алынган яшеллек витамин буларак та кадерле, шулай ук ашны да суытып җибәрә, икенче ризыкларны да "бизи".

Ә кышын да тәмле чәй ясап эчү өчен карлыган, каен һәм җир җиләге һәм бакча бөтнеген юып, аерым пакетларга салып катырырга кирәк. Соңрак алар янына сары һәм кызыл мәтрүшкә дә өстәргә була.

Фото: kasheloff.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас