

Әйе, була. Ләкин моның өчен көне буена өстәл артыннан тормыйча ашап утырырга кирәк.
Мәсәлән көнлек А витаминын туплау өчен кеше көн саен май салып, вак итеп уылган 1 кг кишер ашарга тиеш. Яки көн саен терлек бавыры ашарга тиеш. Я булмаса, көн саен күп итеп өйдә, әле өстәвенә җәй көне сауган сөттән ясалган сыер мае, сырлар күп итеп ашарга тиеш.
Бердән, бу хәтле ризыкны ашасак, сыер карыны кебек эчебез күбәчәк. Икенчедән, ашкайнату системасы бөтен кешенең дә тиешенчә эшкәртмәскә мөмкин. Ул чакта витаминның ризыктан үзләштерелү мөмкинлеге дә шикле. Үзем белгән бер кешенең дә көн саен 1 кг кишер ашаганын, яисә көн саен бавыр, треска балыгының бавырын , балык уылдыгын (боларның бәясе тешли) , яисә күп итеп авыл мае, сырлары ашаганын күргәнем юк. Ә кибеттәге атланмайның яртысы пальма маеннан торуын да исәпкә алсак, анда А витаминының эзе генәдер.
Кибетләрдә сатыла торган сөт һәм сөт ризыкларында А витамины бармы икән? Авызга рәхәтлек өчен генә ашыйбыз булып чыга түгелме? Димәк, организм А витаминын көн саен җитәрлек алмый һәм безнең һәрберебездә дә А витамины дефициты теге , яки бу дәрәҗәдә бар.
Шулай булмаса, соңгы елларда ике кешенең берсе диярлек күзгә операция ясатмас иде. Ләкин, Аллаһ Тәгалә ниндидер ачышларны, мәсәлән, шушы кыйммәтле А витаминын ачуны тәкъдир иткән икән, монда безнең өчен хикмәт бар. Витамин дефицитын ясалма витамин белән төзәтеп була икән, ник аны кулланмаска һәм тәнебезне авыр хәлләргә дучар булудан сакламаска?
Әйтерсез, синтетик витаминнар химия инде ул, дип. Ләкин, ялгышмыйк, витаминнар җитештерү процессын аңлап өйрәник. Витамин җитештерү берничә химик элементны бергә кушу гына түгел. Ул шактый озын, микробиологик, яки башка катлаулы процесс. Витаминны күптән ясарга өйрәнгәннәр, аны 1937 елдан башлап шул ук бер схема буенча җитештерәләр. Ничә еллар дәвамында аны сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен кулланалар. Без эксперименттагы беренче кешеләр түгел. Шушы витамин җитмәүдән күпме кешеләрнең гомерләре өзелгән. Шулай булгач, ясалма витамин куллану бер генә дә ялгыш адым түгел. Ә хәзерге тынгысызлык, авыр акыл хезмәте һәм физик хезмәт, климат үзгәрешләре бу витаминга ихтыяҗны арттыра бара.
Витаминнарны сатып алганда "Natural” дигән язу өстәлсә дә, аның синтетик витамин алдында зур аермасы юк. "Natural" дип язылганының да "синтетик» витаминнарның химик структурасы бер үк төрле. Ягъни әлеге ике очракта да табигый витаминның да, синтетик витаминның да молекулаларының пространствода урнашуы, яки геометрик торышы бер үк, дигән сүз. Ә молекулалары ике очракта да бер үк элементлардан тора. Шуңа күрә организмга тәэсире дә бер үк.
Ләкин шуны онытмаска кирәк, әгәр организмга ит кермәсә, витаминнарны учлап ашасаң да, файда юк. Чөнки алар без ашаган туклыклы, файдалы, аксымлы, майлы, углеводлы ризыкларны тәнебезгә яраклы рәвешкә җиткәнче таркатуда катнашалар. Әгәр аларга таркату өчен, ферментлау өчен материал юк икән, алардан бер файда да булмый. Шуңа күрә, чипсы, кириешки, туңдырма, суррогат башка нәрсәләр , яки макарон, боткалар, камыр ризыклары ашап, витаминны учлап ашаганда да бер файда да булмаячак. Кеше чын ризык: ит, балык, май, сөт ризыклары ашап һәм витаминнар эчкәндә сәламәт булып кала, яки югалган сәламәтлеген кайтара ала.
Аллаһ Тәгалә бу дөньяны Адәм баласына вакытлыча файдалану өчен яратты. Һәрхәлдә бер кеше дә үлемсез түгел. Витаминнар эчеп үлемсез булабыз, дип уйлау акылсызлык булыр иде. Ләкин чикләп кенә бирелгән 90 яшьне сәламәт хәлдә, күтәренке рух белән яшәү хәерлерәктер. 40 яшьтә чирләшкәгә әйләнеп, тагын 50 ел буена, авыртулардан газапланып, интегеп яшәүгә караганда.
Сәламәт яшик, бәхетле булыйк, дуслар!
Чыганак: Рушания Минсагированың социаль челтәрләрдәге битеннән алынды.