Файдалы киңәшләр
20 Май 2025, 14:32

Тәмләткечләр организмга ничек тәэсир итә?

Тәмләткечләр ризыкның тәмен ачарга гына түгел, ә төрле авырулар белән көрәшергә ярдәм итә.   

Тәмләткечләр организмга ничек тәэсир итә?Тәмләткечләр организмга ничек тәэсир итә?
Тәмләткечләр организмга ничек тәэсир итә?

 Әнис. Ашказанында газлар җыелганда иң яхшы чара, шулай ук хроник эч катуы белән көрәшә.

Дарчин. Бу тәмләткечтә организмны чистартучы табигый антиоксидантлар бик күп. Сүз уңаеннан, дарчин диабет үсеше белән дә көрәшә.

Куркума. Артык авырлык белән көрәшә, чөнки аппетитны киметә . Яраларны тизрәк төзәтергә ярдәм итә.

Кардамон. Бу чын хәзинә. Йөрәкне ныгыта, баш мие кан әйләнешенә ярдәм итә. Калкансыман бизне тонуста тотарга булыша.

Тмин һәм укроп. Ютәлгә каршы көрәштә ярдәм итәләр. 

Бөтнек. Күңел төшү һәм баш авырту өчен иң яхшы дару. 

Петрушка. Организмнан артык сыеклыкны чыгара һәм ашказаны эшкәртүне яхшырта.

Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы. 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас