Файдалы киңәшләр
20 Май 2025, 05:31

Аякларны өскә күтәреп торуның файдалы булуын беләсезме?

Бу күнегүне йокларга ятар алдыннан эшләргә киңәш ителә. 

Аякларны өскә күтәреп торуның файдалы булуын беләсезме?Аякларны өскә күтәреп торуның файдалы булуын беләсезме?
Аякларны өскә күтәреп торуның файдалы булуын беләсезме?

Яткан килеш аякларны 20 минутка өскә күтәреп торырга киңәш итү кемгәдер бәлки сәер дә тоелыр, әмма бу күнегүнең сәламәтлек өчен искиткеч файдалы ягы бар.

Ничек эшләргә бу күнегүне?

Диванга яки идәнгә ятыгыз. Аякларыгызны өскә күтәреп, стенага терәп куегыз. Үкчә һәм аяк бармаклары стенага тиеп торырга тиеш.

Бу күнегүнең файдасы:

Аякларның шеше кайта.

Арыганлык бетә, сызлавы кими.

 Ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

Нерв системасын ныгыта.

Тынычландыра.

Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас