Файдалы киңәшләр
17 Май 2025, 16:12

Яшел суган белән тәмләп ашарга – бозау бавырыннан паштет рецепты

Аш-су пешерүгә оста Гөлнара ханым Галимуллина социаль челтәрдәге сәхифәсеннән мөгезле эре терлек бавырыннан паштет ясау рецепты белән бүлешкән.  

Яшел суган белән тәмләп ашарга – бозау бавырыннан паштет рецептыЯшел суган белән тәмләп ашарга – бозау бавырыннан паштет рецепты
Яшел суган белән тәмләп ашарга – бозау бавырыннан паштет рецепты

Ингредиентлар: 0,5 кг бавыр, 2 кишер, 3 суган, 1-2 баш сарымсак, 1 стакан сөт, 50-60 грамм атланмай, 2-3 аш калагы майонез, тәменчә тоз һәм борыч.

 

Кишер белән суганны үсемлек маенда кыздырып алырга, аннан бавырны турап салырга, тоз-борыч өстәргә, сөт, майонез салырга кирәк була. Бавыр пешеп чыккач, бераз суытырга һәм блендер белән вакларга. «Стерильләштерелгән банкаларга салып – суыткычка яки, контейнерларга салып, туңдыргычка куярга, каткач та паштетның тәме үзгәрми. Паштетны ашар алдыннан туңдыргачтан алып куярга», – дип яза хуҗабикә.

 

 

Яшел суган белән тәмләп ашарга – бозау бавырыннан паштет рецепты
Яшел суган белән тәмләп ашарга – бозау бавырыннан паштет рецепты
Автор:
Читайте нас