

1 гр.чаршын ( пыльца ) составында берничә кешенең миен, күзен кан савудан, инфарктан алып калырлык рутин даруы бар, диләр. Ә аны каян алырга мөмкин соң? Бал кортлары продуктларын тик умарталыкларда гына әзерләп була.
Бал, прополис, балавыз, ана сөте, чаршын, мумие – болар умартачылыкның традицион продуктлары. Аларны куллану турында күп языла, сөйләнә дә. Ә без монда умартачылык тирәсендәге һава турында бераз әйтеп үтәргә кирәк дип таптык.
Умарталардан чыккан прополис, бал, балавыз, ана сөтенең, чаршын, эфир майлары исләре, чәчкәләрнең, нектарның, шулай ук балавызның хуш исләре һәм фитонцидлары умарталыкның 200 метр әйләнә-тирәсендәге һаваны дезинфекциялиләр. Бал кортлары булдырган мондый микроклимат кешеләрнең хәлен яхшырта, аппетиты арта һәм кәефе шактый әйбәтләнә, йокысы нормальләшә. Умарталыктагы һава кешеләрнең эшкә сәләтен арттыра, үпкә - тын юллары эшчәнлеген яхшырта, иммунитетын күтәрә.
Үзәк нерв системасы эшчәнлеген нормальләштерү өчен дә бу һаваны белеп куллану бигрәк тә файдалы. Умарталык һавасы, кортларның тигез генә җиңелчә гөжләве кеше организмындагы стрессларны бетерә, медитация кебек тәэсир итә.
Гомумән, умарталык һавасы тиз күрсәтелә торган медицина ярдәме кебек тәэсир итә. Һава белән бергә нектар, бал, прополис, балавызның кисәкчекләре безнең организм аша үтә. Билгеле булуынча, һаваның кеше организмы аша үтүе сыекчаларга (бал), аксымга (чаршын) караганда тизрәк.
Умарта һавасын төрепкә ярдәмендә корт ояларының үзеннән дә алырга мөмкин. Мондый ингаляцияләр аллергик, нурланыш, интоксикация, экологик пычранулар белән бәйләнгән чирләрне дәвалаганда да уңай тәэсир итә.
Шулай итеп, умарталыкта һаваны сулап, организмга файдалы даруларны бөтен комплексы белән алабыз икән .
Ә менә Япониядә (бу илнең халкы гомер озынлыгы буенча җир шарында беренче урында) умарта һавасын шарларга тутырып халыкка саталар, диләр. Бу астма, бронхит һәм сулыш - тын юлларының башка чирләренә алыштыргысыз бер дәвалау чарасы булып тора.
Кортлар эшчәнлеге белән даими шөгыльләнүче кешеләр умарталыкта йөргәндә сихәтләүче һавадан тыш, төгәл бер методика белән булмаса да, алар арасында йөргәндә һәрвакыт апитерапия алып тора. Ул эш вакыты җиткәч, теләсә теләмәсә дә умарталыкка килә. Анда корт чагарга мөмкин. Ә аларның агуы бик көчле даруларның берсе. Умартачы һәрвакыт бал ашый, бу продукт аның өстәленнән һич өзелми. Чирли башласа, даруларга тотынганчы, тәүләп прополис, чаршын, балавыз, дару үләннәрен һ.б. куллана. Кортлар янында йөргәндә кеше сабырлана, ихтыяр көче арта, әкренләп алар тормышын өйрәнеп рухын ныгыта.
Бу «Ходай кошлары»ның бигрәк тә уңганлыгына, акылына, татулыгына сокланмый мөмкинме соң? Кортлар белән бергә табигатьне аңлап, бер гармониягә киләбез.
Менә шушы гади генә чаралар матур гына нәтиҗәләр бирә дә инде: умартачылык дарулары аерым органнарның эшчәнлеген җайлаштырып кына калмый, бөтен организмның иммунитетын күтәрә. Һәм организмга каты чәй, кофе, тәмәке, аракы, наркотик кебек зарарлы допинглар аңа кирәкми башлый. Ихтыяр көче үсә. Шулай итеп, бу шөгыль кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә китерә .
Күпчелек умартачылар начар гадәтләрсез, таза булып озак яши. Боларны исәпкә алганда, умартачылык – үзе бер тәрбия тармагы ул. Кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә, шулай ук хезмәт тәрбиясенә өйрәтүдә роле зур аның. Моны исәпкә алып, мәктәпләрдә кечкенә умарталыклар оештырып яшь буынны бу һөнәргә җәлеп итү, умарта тергезергә теләгән кешеләргә мөмкинлекләр бирү максатка ярашлы булыр иде. Әнә шул рәвешле эшләгәндә бал кортлары җәмгыятебезне сәламәтләндерүгә ярдәм итәр.
Бал һәм умартачылыкның башка продуктларын дәвалану өчен
кулланганда табиблар белән киңәшләшергә онытмагыз. Халык медицинасында кулланыла торган даруны аларның даими күзәтүендә булып кына кабул итсәгез, ялгышмассыз. Дәвалау методикасы чирләргә карап аерыла.
Бал азык, эчемлекләрнең эчемлеге, даруларның даруы. Моны бервакытта да онытмаска тырышыгыз. Шул чакта гына сәламәтлегегезгә хилафлык килмәс. Менә ни өчен һәрвакыт өстәлләрдә бал торсын дип киңәш итәбез. Барыбыз да сәламәт булыйк.
Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ “Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү” китабыннан Сәмига Фәрукшина язмасы.